Барлык яңалыклар
Новости
12 декабрь 2020, 12:20

“Сабантуй” белән очраштылар

Бәләбәйнең Татар гимназиясендә төрле кызыклы чаралар үтеп тора. Әле, менә, 4 сыйныф укучылары Zoom платформасы аша “Сабантуй” журналы белән онлайн очрашу үткәрделәр

Журналның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова укучыларны “Сабантуй” басмасының яңа сәхифәләре белән таныштырды, журналның яңа инновацион юнәлешләре, YouTube каналдагы видеолары, төрле бәйгеләр турында сөйләде. Очрашу вакытында татар телендә иҗат итүче балаларны да барладылар.
Гимназия укучылары да, үз чиратында, баш мөхәрриргә үзләренең сорауларын бирделәр.
Чара бик кызыклы үтте.
Читайте нас: