Очрашу барышында 2020 елда төбәкнең социаль-икътисадый үсешенә якынча йомгак ясалды, 2021 елга төп мәсьәләләр аталды, дип хәбәр итә БР Башлыгының рәсми сайты.
Төбәк җитәкчесе урындагы идарәлек командаларын уңышлы эшләүләре өчен, бигрәк тә коронавирус инфекциясенә каршы, рәхмәт белдерде.
Киңәшмәдә катнашучылар 2019 елда Башкортстан шәһәр һәм районнарының урындагы үзидарә органнарының эшләвен комплекслы бәяләү йомгаклары белән танышты.
Рейтингта эшкуарлык, инвестицияләр климаты, транспорт инфраструктурасы, тормыш сыйфаты һәм халыкның белем дәрәҗәсе үсеше күрсәткечләре исәпкә алынган. 2019 ел йомгаклары буенча Стәрлетамак, Бәләбәй һәм Уфа районнары лидерлар дип табылды. Радий Хәбиров тантаналы шартларда Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиевкә республиканың административ үзәкләре шәһәр биләмәсе булган муниципаль районнар арасындагы рейтинг җиңүчесе дипломы тапшырды.
Шулай ук Азат Сәхәбиев «Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы» исеменә лаек булды.
Светлана Шириня материалы буенча Зөлфия Гарифуллина әзерләде.
Фотолар республика башлыгы сайтыннан.