Башкортстан Республикасы Башлыгы социаль челтәрдәге сәхифәсендә Уфаның 44нче полилингваль мәктәбе укучыларының республикада яшәүчеләрне бәйрәм белән тәбрикләгән видеоязмасын салды.
«Без башкорт телен укытуны үзгәрттек, рус телле классның елмаюлы йөзләренә караганда, безнең яңа алымнар балаларга ошый, – тип язды Радий Хәбиров. – Асылы шунда: ирексезләргә ярамый, укучыларны кызыксындырырга кирәк. Туган телләрне саклау һәм үстерү эшендә әлеге популярлаштыру чаралары элеккеләреннән нәтиҗәлерәк дип ышанам».
Республика җитәкчесе үзенең язмасын башкортчалап «Башкорт теле көне белән котлыйм!» дигән сүзләр белән тәмамлады. Республика Хөкүмәтендәге киңәшмә дә котлаудан башланды.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.