Барлык яңалыклар
Новости
14 декабрь 2020, 10:25

Республика синоптиклары атна башында каты салкыннар турында искәртә

Башкортстанда атна башында салкын була, минус 28 градускача суыта, дип искәртә республика синоптиклары

Башгидромет мәгълүматлары буенча, дүшәмбе урыны белән бераз кар ява. Җил төньяк-көнбатыштан талгын.
Һава температурасы төнлә – минус 15-20, урыны белән 23-28 градус салкын. Көндез – минус 7-12 , урыны белән 17 градус.
Сишәмбе Башкортстанда явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә – минус 15-20, урыны белән 23-28 градус суык. Көндез – минус 8-13 градус. Көньяк-көнчыгыш районнарда һава минус 5 градускача җылына.
Чәршәмбе көнне дә әллә ни явым-төшем көтелми. Көндез урыны белән бераз кар ява. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын.
Һава температурасы төнлә – минус 13-18, урыны белән 21-26 градус салкын. Көндез – минус 6-11 градус.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: