Чәйне безнең эрага кадәр 2737 елда Кытай императоры Шэнь-Нун ача. (Эчәргә кайнаткан суларына бер яфракчык килеп төшә. Тәмләп карасалар – исләре китә).
Башта аны дару урынына эчәләр, бераздан күпләп куллана башлыйлар.
Бераздан чәйне японнар да файдалана башлыйлар. Ә 17 гасырда португаллар аны Европага алып кайталар.
Чәйне куллану буенча Азия илләре беренче урында тора. АКШта чәйгә караганда кофе 25 тапкырга популярырак. Ә Латин Америкасында бөтенләй диярлек кулланмыйлар. Европада да бу эчемлеккә артык нык исләре китеп бармыйлар, икән. Әмма инглизләрне искәрмәгә кертергә була, алар бик нык чәй ярата.
Чәй җитештерү буенча Кытай беренче урында тора, аннан Һиндостан белән Шри Ланка.
Чәй яшел, кара, ак һәм сары төслеләргә бүленә.