Новости
16 Декабря 2020, 06:05

Башкортстанда быел пандемия аркасында балалар өчен республика чыршысы үткәрелми

Башкортстанда быел коронавирус пандемиясе аркасында балалар өчен республика чыршысы булмаячак. Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова шушы хакта белдерде

Добавить в предпочтительные источники Google
Төп яңа ел иртәлегенә башлыча уку алдынгылары, олимпиада һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, фестиваль лауреатлары, хәрби хезмәткәрләрнең, ишле аз тәэмин ителгән гаиләләрдән балалар, инвалид балалар – барысы 800ләгән бала чакырыла торган иде.
Аның урынына бәйрәмдә катнашырга тиеш булганнарның барысына республика Башлыгы исеменнән яңа ел бүләкләре таратыла.
28 һәм 29 декабрьдә республикада балалар өчен тышта театрлаштырылган иртәлекләр һәм Кыш бабай, әкият геройлары белән яңа ел уеннары үткәрелә. Шулай ук яңа ел каникуллары чорында муниципалитетларга Яңа ел гаилә уеннары-2021 үткәрергә тәкъдим ителде.
Социаль приютларда яңа ел тамашалары чит кешеләрне чакырмыйча гаилә төркемнәрендә генә оештырыла, ә балаларга яңа ел котлауларының язмасы күрсәтелә.
Быел инвалид балалар чакырылган Аксаков чыршысы да булмый. Алар өчен шәхси котлаулар оештырыла.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас