Барлык яңалыклар
Новости
19 декабрь 2020, 12:45

Керем бездә дә кими

2020 елның өченче кварталында Башкортстан халкының җан башына уртача кереме 29 907 сум тәшкил иткән, дип белдерделәр Башстатта

Үткән елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, халыкның җан башына номиналь кереме – 96,4%, реаль кереме 92,7% булган.
Гомум алганда, шушы елның тугыз аенда республикада һәр кешегә, якынча мәгълүматлар буенча, 27 858 сум туры килгән. Шул ук вакытта 2019 елның гыйнвар-сентябренә номиналь керем – 98,5%, реаль керем 95% тәшкил иткән.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Олег Яровиков фотосы.
Читайте нас: