Документтан күренүенчә, беренче чиратта прививка медицина, белем бирү, социаль хезмәтләндерү оешмалары хезмәткәрләренә, социаль учреждениеләрдә яшәгәннәргә, хроник чирдән, шул исәптән симезлектән җәфаланганнарга ясала.
Икенче чиратта өстенлеккә транспорт, энергетика оешмалары, көч структуралары, чик аша үткәрү пунктлары хезмәткәрләре, хәрбиләр, хезмәтләндерү өлкәсе хезмәткәрләре ия.
Аннан дәүләт хезмәткәрләренә, студентларга, хәрби хезмәткә чакырылганнарга эшләнә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.