Пандемия башланганнан алып республикада чирлеләрнең гомум саны – 17 419 кеше. Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә шундый мәгълүматлар белән таныштырды.
Стационарда – 832 пациент, аларның 68е – уртача авырлыктагы һәм авыр хәлдә. Әлеге вакытта җиңел формада чирләгән 2 750 кеше амбулатор шартларда дәвалана.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.