Бу хакта РИА Новости агентлыгы йогышлы авырулар табибы Евгений Тимаковка сылтама белән хәбәр итә.
Шунысын да искәртик: Бөекбританиядә SARS-CoV-2 мутациясен ачыклаганнар. Ул бик зур тизлек белән тарала һәм гадәти вируска караганда күпкә йогышлырак.
Йогышлы авырулар табибы билгеләп үткәнчә, коронавирус мутацияләре геномның үзгәрүе җәһәтеннән ачыктан-ачык күренеп тормый һәм алай ук сизелерлек түгел, әмма алар вирусның сыйфатын үзгәртә.
«Вируска теләсә нинди очракта да үз хуҗасын үтермичә генә тышкы мохиттә исән калырга кирәк. Бу – беренче чиратта. Ягъни вакытлар үткәч, биш-җиде елдан соң коронавирус инфекциясе нинди генә очракта да үзгәреш кичерәчәк», – дип искәртте Тимаков.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.