Новости
23 Декабря 2020, 09:50

Артистларыбыз күпмегә җырларга әзер?

Яңа елга да күп калмады. Димәк, озакламый, корпоративлар башланачак

Добавить в предпочтительные источники Google
Иң кыйммәт хакны Элвин Грей сорый. Аның бер сәгатьлек чыгышы 600-700 мең сум тора икән.
Икенче урында безнең якташыбыз – Туймазы районы Карамалы Гобәй авылы егете Ришат Төхвәтуллин. Быел ул 500 мең сумга җырларга риза.
Өченче урында – Салават Фәтхетдинов. Быел ул корпоративта 40 минут җырлаганы өчен, кешесенә карап 250, кешесенә карап 350 мең сорый икән.
Без дә быел, кешечә булсын дип, хатын белән артист чакырырга булдык әле. Тик, кем икәнен генә ачыклый алмадык. Хатынның якташы Салават Фәтхетдиновны, ә минем үземнең якташ Ришат Төхвәтуллинны чакырасы килә. Чак аерылышып бетмәдек. Аннан: “Сиңа да булмасын, миңа да булмасын”, – дип берсен дә чакырмаска булдык.
Ярый әле, җырлаучыларыбыз болай да бар. Теләсәк – Чулпанны җырлатырбыз, теләсәк – Ильясны. Ә кымыз эчеп алсам – үзем дә җырларга әзер. (Тик, бер башлагач, азактан туктавы гына кыен).
Габдулла Вафин.
Читайте нас