Барлык яңалыклар
Новости
26 декабрь 2020, 10:20

Бүген Уфада Кыш бабайлар парады була

Кыш бабайлар парады автоузыш формасында үткәрелә

Башкаланың җиде районының «Кыш бабайлар алышы» онлайн-конкурсында җиңгән Яңа елның төп геройлары Салават Юлаев мәйданында урнашкан чыршыдан автоузыш башлый һәм Зәки Вәлиди, Карл Маркс, Пушкин, Ленин, Революция, Октябрьнең 50 еллыгы урамнары, Октябрь проспекты буйлап йөри.
Чара Ленин исемендәге мәйдандагы төп чыршы янында искиткеч тамаша белән тәмамлана. Автоузыш көндезге сәгать 11дә башлана, дип белдерделәр Уфа хакимиятенең матбугат хезмәтендә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: