Үткән елдагыча, Яңа ел алдыннан, бу уку йортына дәрәҗәле кунаклар – Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев һәм «Почет билгесе» орденлы Бәләбәй сөт комбинаты» җәмгыятенең директор урынбасары, Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Тимур Гыйльмияров килеп төште
– Үткән елны да Бәләбәй сөт комбинаты безгә бик зур ярдәм күрсәткән иде, – дип аңлатып үтте мәктәп директоры Римма Салихова. – Алар көче белән 2019 елны уку кабинетларына, йокы бүлмәләренә ремонт ясалды, берничә уку кабинетында җиһазлар алмаштырылды.
Быел да кунаклар буш кул белән килмәгән. Алар балаларны 700 мең сумлык бер компьютер классын җиһазландырырлык ноутбуклар, Savencia компаниясенең Швейцариядәге Villars фирмасы җитештергән сыйфатлы шоколад кәнфитләрдән торган 300 кг Яңа ел күчтәнәче белән куандырды.
– Savencia Fromage& Dairy – француз гаилә компанияләре төркеме. Аның составындагы Бәләбәй сөт комбинатының үзенең традицияләре һәм тарихы бар. Без аларны хөрмәт итәбез. Savencia Русиядә дә елны яхшы гамәлләр белән тәмамлый. Үзебезнең «Яңа ел» бюджетыннан мәктәп-интернатта тәрбияләнүче 430 балага да өлеш чыгардык. Мондый изге гамәлләр безгә ел буена җитәрлек көч бирә, яңа эшләргә рухландыра, – диде Тимур Гыйльмияров.
Үз чиратында балалар да кунакларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котладылар, үзләре төшергән рәсемнәрен бүләк иттеләр. Укучылар да, укытучылар да күчтәнәчләр, бүләкләр өчен бик шат һәм рәхмәтле, алар яңа компьютер техникасы ярдәмендә белем алу тагы да кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк булыр дигән өметтә калалар.