Барлык яңалыклар
Новости
28 декабрь 2020, 11:00

Бәйрәм вакытында республикада почта бүлекчәләре ничек эшләячәк?

Федераль почта хезмәтенең Башкортстан идарәлеге 31 декабрьдә һәм яңа ел каникулларында почта бүлекчәләренең эш графигын хәбәр итте

31 декабрьдә Башкортстанда барлык почта бүлекчәләре дә бер сәгатькә алдарак ябылачак.
1, 2 һәм 7 гыйнварда республиканың барлык бүлекчәләре өчен ял.
«3, 4, 5, 6, 8, 9 һәм 10 гыйнвар барлык почта бүлекчәләре гадәти график буенча эшли», – диде Федераль почта элемтәсе Башкортстан идарәлегенең матбугат секретаре Борис Слуцкий.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: