Барлык яңалыклар
Новости
29 декабрь 2020, 13:40

Уфаның төп мәйданындагы яңа ел чыршысы – илдә иң биеге

Уфаның Ленин мәйданындагы Яңа ел чыршысы – Русиядә иң биеге

Мәскәүдә Кремль мәйданында, Санкт-Петербургта Сарай мәйданында һәм Уфада Ленин мәйданында Яңа 2021 елга иң зур чыршылар урнаштырылды.
«Чын» яңа ел чыршысының биеклеге буенча тәүге ун шәһәр исәбендә – Уфа (30 метр), Мәскәү (25 метр), Санкт-Петербург (25 метр), Сыктывкар (23 метр), Углич (Ярославль өлкәсе, 21 метр), Данков (Липецк өлкәсе, 20 метр), Владимир (18 метр), Брянск (13,5 метр), Череповец (13 метр) һәм Пенза (12 метр).
Русиянең күпчелек шәһәрләрендә быел ясалма чыршылар куелды, алар арасында иң биеге – Красноярскида.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Олег Яровиков фотосы.
Читайте нас: