«Беренче автомобиль» һәм «Гаилә автомобиле» программалары 2023 елгача озайтылды. Бөтен балалы гаиләләр, медицина хезмәткәрләре һәм иске җиңел машинасын трейд-инга тапшырганнар 10 процентлык ташламага дәгъва итә ала. Льготалы автокредитлау программасына 8 млрд. 870 млн сум акча бүленә.