Новости
31 Декабря 2020, 21:00

Ага чишмә чылтыр-чылтыр...

Утейка авылында чишмәнең тирә-ягын тәртипкә китерделәр

Авыл кешесе өчен чишмә ифрат мөһим. Аның суы кышкы салкында да туңмый, җәйге эсседә җиләс рәхәтлек бирә, ә суы эчеп туйгысыз тәмле була. Кайчак ул – бердәнбер су алу чыганагы. Нәкъ шуңа күрә Утейка авылындагы чишмәне саклау һәм аның тирә-ягын тәртипкә китерүне Максим- Горький авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Надежда Красильникова төп бурычларының берсе дип саный.
– Ике ел рәттән безне дәүләт программасына кертү өчен конкурска заявка бирдек, – дип сөйли Надежда Кузьминична. – Безнең заявканы карадылар, акча бьүлделәр, подрядчик билгеләделәр. Төзекләндерү эше “Башкортстан Республикасы экологиясе һәм табигать ресурслары” дәүләт программасы чикләрендә төбәк бюджетыннан финанслана. Бүген чишмәбезне танырлык та түгел! Тирә-ягы тазартылды һәм киртәләп алынды, сыешлык ябылды, су ага торган торбасы алыштырылды, эчәр су чыганагына килү чикләнде. Барсы да СанПиН буенча!
Авыл кешеләре һәм биләмә башлыгы бу хакта биш ел хыялланган. Хәтта дәүләт программасы чикләрендә булганда да хыяллар тормышка аша!
Экологик хәвефсезлек дәрәҗәсен күтәрү һәм төбәкнең табигать системаларын саклау максатларында республика хөкүмәте тарафыннан “Башкортстан Республикасы экологиясе һәм табигать ресурслары” дәүләт программасы расланган. 2020 елга кадәр исәпләнгән программаның дәүләт заказчысы – БР табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы.
Галия Ванюшина
Читайте нас