Новости
1 Января 2021, 05:45

Хөрмәтле Бәләбәй районы халкы!

Сезне чын күңелдән Яңа 2021 ел белән кайнар котлыйм!

Бәйрәм вакытында без, гадәттәгечә, үтеп киткән елга нәтиҗәләр ясыйбыз, киләчәккә өмет һәм оптимизм белән карыйбыз, аннан хәерле вакыйгалар көтәбез.
2020 ел аерым кешеләр өчен дә, бөтен ил өчен дә гади килмәде, мөһим вакыйгалар күп булды. Шулай да ул безгә очрашулар һәм ачышлар шатлыгы, яңа бәһасез тормыш тәҗрибәсе бүләк итте. Без үткән елның күп кенә казанышларын, иң кыю проектларны һәм башлангычларны истә калдырачакбыз. Барлык бәләбәйлеләргә нәтиҗәле хезмәтләре, ышанычлары һәм ярдәм итүләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Кадерле якташлар! Сезнең барлык теләкләрегезнең тормышка ашуын, сәламәтлек, муллык телим! Шушы ел якты идеяләр елы, ышанычлы үсеш вакыты булсын һәм һәр йортка тынычлык, шатлык, бәхет һәм уңышлар алып килсен! Һәр гаиләнең имин булуын, ә туган районыбызның чәчәк атуын телим!
Азат Сәхәбиев,
БР Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы.
Читайте нас