Новости
31 Декабря 2020, 21:00

Изге Болгар җыены бөтен дөнья мөселманнарын җыйды

21 июльдә Татарстанның Спасс районында Идел Болгарының ислам динен кабул итүенең 1096 еллыгына багышлап, мөселманнарның традицион “Изге Болгар җыены” узды. Бәйрәмдә бөтен Русиядән һәм чит илләрдән 1100 мөселман катнашты.

Яңалыклар
Изге Болгар җыены
бөтен дөнья мөселманнарын җыйды
21 июльдә Татарстанның Спасс районында Идел Болгарының ислам динен кабул итүенең 1096 еллыгына багышлап, мөселманнарның традицион “Изге Болгар җыены” узды. Бәйрәмдә бөтен Русиядән һәм чит илләрдән 1100 мөселман катнашты.
Бәйрәм чаралары изге Корьән сүрәләрен укудан башланды. Чараның тантаналы өлешендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миниханов, Татарстан мөфтие Камил Самигуллин, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли советы рәисе Вәсил Шәйхразиев, Үзәк диния нәзараты рәисе Тәлгать Таҗетдин һ.б катнаштылар.
– Бүген без бу изге җиргә ата-бабаларыбызны искә алырга җыелдык. Биредә 922 елда рәсми рәвештә Ислам кабул ителгән. Килгән саен территориянең яхшы якка үзгәрүен күрәбез. Бу объектлар Русиянеке генә түгел, алар бөтен ислам дөньясыныкы, Болгардагы музей-тыюлык ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән. Һәм Болгар академиясе дә бөтен ислам дөньясына хезмәт итәргә тиеш, – диде чыгышында Татарстан Президенты.
Җыелганнарга Тәлгать хәзрәт Таҗетдин мөрәҗәгать итеп, Аллаһ бер генә, һәм без моны һәрчак истә тотарга тиеш, дип билгеләде.
“Бөтен дөнья Аллаһ тарафыннан яралтылган. Бөтен җир шары – храм, шуңа күрә тарихыбыз, динебез, үткән, бүгенге һәм киләчәгебез бәйле бөтен ураннарны сакларга, кадерен белергә тиешбез. Ватанны, аның һәр кисәген сакларга”, – диде ул.
Мөселманнар барысы бергә көндезге намаз укыды, аны Русиянең Югары мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин уздырды.
Изге Болгар җыенына Бәләбәй районы имам-мөхтәсибе Фәрхать Хәмитов һәм Бәләбәй шәһәре тарихи мәчете имам-хатыйбы Илдар Галиев җитәкчелегендә бер автобус булып Бәләбәй шәһәре һәм Приют поселогыннан да мөселман кардәшләр изге Болгар җыенына барды һәм бәйрәм чараларында катнашып, матур тәэсоратлар, изге теләкләр белән кайтты.
Бөтендөнья татар конгрессы материаллары буенча Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас