1192 санлы сайлау участогында җанлылык хөкем сөрә. Халык үз тавышын бирергә ашыга. Алар арасында хезмәт ветераннары, балалары белән әти-әниләр, оныклары белән картәни-картәтиләр дә бар. Кешеләрнең йөзендә елмаю: алар бер-берсе белән аралаша, фикерләре һәм тәэсоратлары белән уртаклаша.
Менә яшь гаилә Юля һәм Михаил Митряшкиннар: бәхетле атаның кулында сабыйлары Мирослав. “Булачак президенттан тик уңай үзгәрешләр һәм кыю карарлар гына көтәбез, – ди гаилә башлыгы Михаил. – Үзем вахта ысулы белән эшлим, Хатыным декрет ялында. Тормышыбыздан канәгатьбез. Барсы да яхшы: эшебез, торыр урыныбыз бар. Ипотекага фатир сатып алдык. Иң мөһиме, барыбыз да исән-сау. Ипотека процентын төшерсәләр, әлбәттә, шатланачакбыз гына”.
– Яңа гына сайлап чыктык, - диләр күтәренке кәеф белән хезмәт ветераннары Әлфия һәм Гәлчирә апалар. – Без сайлаган кандидат ил президенты булыр, дип ышанабыз. Начар яшәмибез, пенсияне вакытында алабыз. Илдә тынычлык кына булсын. Бөтен теләгебез шул.
– Сайлауга бармый калганым булмады, – ди хезмәт ветераны Фәүзия Имәнголова. – Элек авыла яшәдем, гомер буе савучы булып эшләдем. Авылда сайлау зур бәйрәм була торган иде. Картайган көнемдә балалар янына шәһәргә күчендем. Беренче гыйнварда, аллага шөкер, 81 яшем тулды. Ил башлыклары дөрес карарлар кабул итсен. Сугыш кына булмасын.
Тышта буран булуга карамастан, Туймазыдан шәхси эшкуар А.Н. Гобәйдуллина предприятиесеннән, Бәләбәй сайлаучыларын сөендереп, бавырсак пешереп алып килгәннәр. “Без Бәләбәй белән тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез. Бәйрәмнәрдә еш катнашабыз”, – диләр сатучылар.
Бу көнне “Минем шәһәрем” идарә итүче компания хезмәткәрләре сайлаучыларны кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән сайлады. Салават Сәетгәрәев, Славик Яковлев һәм Марина Харченко барсын да якты йөз белән каршыладылар.