Барлык яңалыклар
Новости
3 гыйнвар 2021, 13:05

Радий Хәбиров үз теләге белән коронавирустан вакцина эшләтүен әйтте

Башкортстан Башлыгы үз теләге белән коронавирустан вакцина эшләтүен әйтте

Бу – «Спутник V» вакцинасы, аннан соң Радий Хәбиров үзен әйбәт хис итә. Аның сүзләренчә, бүген бер кем дә коронавирус белән авырганнарның төгәл санын әйтә алмый, чирне яшерен формада үткәргән кешеләр бик күп. Рәсми статистика буенча, бүгенгә 18 782 кеше коронавирус белән чирләгән, ләкин бу сан күбрәк, әлбәттә, чөнки күпләр вирус йоктырганын да белмәде.
Аның сүзләренчә, коронавирус белән көрәштә коллектив иммунитет һәм вакцинация бик мөһим. «Безгә ике миллионнан артык кешегә прививка ясарга кирәк. 2021 елда вакцина күпләп китерелә башлый. Бу – зур бурыч».
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: