Новости
3 Января 2021, 11:25

Шагыйрь һәм мәгърифәтче Гали Чокрыйның 195 еллыгына әзерләнәләр

Бу чара Тәтешле районының Иске Чокыр авылында үтәчәк

Гали Чокрый, чын исеме Мөхәммәтгали Габдессалих улы Көеков 1826 елның 8 гыйнварында Башкортстанның Тәтешле районы Иске Чокыр авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне ул Пермь губернасы мәдрәсәсендә ала. 1833–1847 елларда Гали Чокрый Бөре һәм Минзәлә мәдрәсәләрендә укый. 1849–1852 елларда ул Эстәрлебаш мәдрәсәсендә белем ала.
1852 елдан башлап, Гали туган авылында мулла вазыйфаларын үти. Дүрт тапкыр Мәккәгә Хаҗ кыла.
Башкортстанда шагыйрь, мәгърифәтче, галим, дин әһеле Гали Чокрыйның 195 еллыгына багышланган чаралар булачак.
2021 елның 21 гыйнварында Иске Чокыр авылында Гали Чокрыйның Музей-йортына мемориаль такта куелачак. Кунаклар өчен экскурсия оештырылачак, мәчеткә алып керәчәкләр һәм Гали Чокрый каберен караячаклар.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас