Шушы закон әлеге өлкә үсешенең хокукый нигезләрен билгели.
Закон бал кортларын пестицидлар һәм агрохимикатлар белән агулауны булдырмый калуга юнәлгән.
Закон авыл хуҗалыгы җирләрендә (режим рөхсәт иткән очракта), шулай ук шәхси хуҗалык өчен алынган кишәрлекләрдә умартачылык белән шөгыльләнүне рөхсәт итә.
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үзләре җитештергән умарта продукциясенең хуҗалары, ә умарта продукциясе, бал кортлары һәм умартачылык инфраструктурасы – гражданлык хокуклары объектлары булып санала.
Һәрбер умартага ветеринария-санитария паспорты рәсмиләштерергә кирәк булачак, ә умарталарны урнаштыру таләпләрен Русия Авыл хуҗалыгы билгеләячәк.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.