Барлык яңалыклар
Новости
7 гыйнвар 2021, 12:50

2021 ел мәдәни чараларга бай булачак

Бу турыда республикабызның Мәдәният министрлыгы хәбәр итте

Сергей Аксаковның – 230, Мифтахетдин Акмулланың – 190, Нәҗиб Асанбаевның – 100, Сергей Довлатовның 80 еллыкларына багышланган юбилей чаралары үткәрү ниятләнгән.
Җәй көне быелга күчерелгән Бөтендөнья фольклориадасын үткәрү планлаштырыла.
Михаил Нестеров исемендәге Сәнгать музееның 100 еллыгына багышланган Бөтенрусия күргәзмәләре оештырылачак. Юбилей чаралары 2020 елда үткәрелергә тиеш иде, пандемия аркасында күчерелде.
Циркны, Рус дәүләт драма театрын, Курчак театрын ремонтлау эшләрен башлау күз алдында тотыла. «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, Уфаның 450 еллыгына әзерлек башлана.
Читайте нас: