2021 ел башыннан лаеклы ялга чыгучы яки инвалидлык буенча, туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар электрон пенсия таныклыгы рәсмиләштерә алачак.
Пенсия таныклыгын рәсмиләштерү һәм бирү белән Русия Пенсия фонды шөгыльләнә.
Электрон пенсия таныклыгы шул ук белешмә (әмма электрон рәвештә рәсмиләштерелгән) булачак, аны Дәүләт хезмәтләре порталында гражданинның шәхси кабинетына җибәрәчәкләр. Пенсионерга, әгәр тели икән, документны элеккечә үк кәгазь форматында да бирәчәкләр.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.