Новости
10 Января 2021, 06:50

Путин инвалидларга бушлай икенче югары белем алу мөмкинлеге турындагы законга үзгәрешләр кертүне йөкләде

Ул 2021 елның 1 июленә кадәр үз көченә керәчәк

Русиядә инвалидлар бушлай икенче югары белем алу хокукына ия булачак. Законга тиешле төзәтмәләрне Владимир Путин 1 июльгә кадәр кертергә кушты.
Әлеге йөкләмәне үтәү өчен җаваплы итеп Русия Премьер-министры Михаил Мишустин билгеләнде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас