5 178 кеше дәвалана: 652се – стационарда, 4 526сы авыруны җиңел формада үткәрә.
«Күпчелегенең хәле канәгатьләнерлек һәм уртача авырлыкта. 72 кеше интенсив терапия бүлекчәләрендә ята, 11 пациент оксиген терапиясе ала», – диде Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.
Тәүлек эчендә коронавирустан вафат булганнар саны ике кешегә арткан. Пандемия башланганнан алып республикада барысы 157 кеше COVID-19 корбаны булган.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.