Барлык яңалыклар
Новости
11 гыйнвар 2021, 12:35

Башкортстанда -30га кадәр салкыннар көтелә

Башкортстанда якын көннәрдә салкыннар көтелә

11 гыйнварда республиканың төньяк яртысында көндезге температура -13...-18 градус тәшкил итәчәк, көн дәвамында -18...-23 градуска кадәр түбәнәю көтелә, төбәкнең көньяк өлешендә көндез -4...-9 градус булачак.
12 гыйнварда Башкортстанда бераз кар явачак, юлларның аерым участокларында бозлавык ихтимал. Төнлә температура -17...-22 градус булачак, аязганда -27 градуска кадәр төшәчәк, көндез -14-19 градус булачак, урыны белән -24 градуска кадәр суытачак.
13 гыйнварда республикада урыны белән бераз кар явуы көтелә, юлларда бозлавык. Төнлә һәм көндез һава температурасы -20...-25 градус тәшкил итәчәк, ә урыны белән -30 градуска кадәр салкын булачак.
Читайте нас: