Новости
11 Января 2021, 15:35

«Голос» проектында җиңүче Яна Габбасова – Башкортстанның атказанган артисты

Беренче каналның тугызынчы «Голос» проекты җиңүчесе Яна Габбасова Башкортстан Республикасының атказанган артисты исемен алды. Бу хакта яшь артист инстаграмда хәбәр итте

Җырчыга мактаулы исемне республика Башлыгы Радий Хәбиров тапшырды.
Яна Габбасова – Нефтекама кызы. 17 яшьлек якташыбыз илнең төп җыр проектының йомгаклау этабына үткән бердән-бер кыз булды.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас