«Башинформ» хәбәр иткәнчә, республика халкы БашРТСтан декабрь ае өчен килгән җылыту исәп-хисап кәгазьләренә ризасызлык белдерә.
Төрле бәяләр буенча, түләү 30-70% артҡан. Радий Хәбировның боерыгы буенча төзелгән эшче төркемгә тиз арада хәлне ачыклау һәм сумманың дөреслеген тикшерү бурычы куелган.
«Халыкка нигезсез түләүләр күрсәтелгән очракта – ачыкларга һәм шушы акчаны кире кайтарырга. Бездә андый тәҗрибә бар, – дип белдерде Радий Хәбиров дүшәмбе хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.