Барлык яңалыклар
Новости
15 гыйнвар 2021, 13:05

2021 елда Башкортстанда нинди спорт объектлары төзеләчәк?

Бүгенге көндә республикада 12 меңнән артык спорт корылмасы эшли

Шушы күрсәткеч буенча республика Мәскәүдән кала икенче урынны били. Шуңа өстәп, 2021 елда җиде спорт объектын төзү һәм реконструкция ясау планлаштырыла.
Мәсәлән, Хәйбулла районы Акъяр авылында – бассейн, Шаранда – физкультура комплексы, Уфада – гимнастика буенча спорт мәктәбе, ябык футбол манежы, халыкара Көрәш сарае, Борайда – физкультура комплексы төзү һәм Күмертау шәһәрендә «Шахтер» стадионына реконструкция ясау көтелә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: