Барлык яңалыклар
Новости
17 гыйнвар 2021, 19:05

Кошлар өчен җимлекләр ясау бәйгесенә рәхим итегез

Бу ярышта теләге булган һәркем катнаша ала

Русиянең Кошларны саклау берлеге кошлар өчен иң яхшы җимлеккә IX интернет-конкурста катнашырга чакыра. Эшләр 20 мартка кадәр http://birds-konkurs.ru сайтында кабул ителә. Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала.
Эшләр ике номинациядә бәяләнә:
«Оптималь вариант» (кошларның ихтыяҗына һәм стандартларга туры килә торган җимлекләр + дизайн);
«Могҗиза-ашханә» (иң матур һәм оригиналь җимлек).
2021 елның 1 апреле – Халыкара кошлар көненә – жюри әгъзалары конкурс үткәрүнең һәр аендагы номинантлары арасыннан берәр җиңүчене сайлап алачак.
Җиңүчеләр Русия кошларны саклау берлегеннән грамоталар һәм призлар ала. Катнашучыларның барысына да электрон таныклык бирелә. Моннан тыш, бу эшнең савабы да бик зур.
Фотода эш авторы да булырга тиеш, диделәр оештыручылар.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: