Новости
17 Января 2021, 07:15

Равил Гайнетдин коронавирустан прививка ясаткан

Тиешле вакыт узганнан соң ясалган анализ мөфтинең канында антитәнчекләрнең җитәрлек дәрәҗәдә булуын күрсәткән

Русия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин COVID-19 коронавирусыннан ике векторлы «Спутник V» вакцинасын ясаткан. Бу хакта Русия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мөфти Гайнетдин «Спутник V» вакцинасының беренче һәм икенче компонентларын 2020 елның ноябрь һәм декабрь айларында алган. Тиешле вакыт узганнан соң, анализ мөфтинең канында антитәнчекләрнең җитәрлек дәрәҗәдә булуын күрсәткән. Мөфти белән бергә вакцинацияне аның гаилә әгъзалары да ясаткан, диелә хәбәрдә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас