«Конкурсның муниципаль этабы тәмамланды. Финалда 54 авыл катнаша. 2021 елның мартында конкурска йомгак ясалачак», – дип хәбәр итте «Башинформ»га Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы депутаты Эльвира Аетколова.
«Аек авыл» конкурсы Башкортстан Башлыгының гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантына үткәрелә. Республика җитәкчесе Радий Хәбиров карары буенча, быелгы конкурсның бүләк фонды 40 миллион сумга тиклем арттырылды. Моннан тыш, районнарда шәхси бүләк фондлары булдырылды.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.