Депутатлар бертавыштан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим иткән сити-менеджер вазыйфасын вакытлыча башкаручы Сергей Грековның кандидатурасын хуплады.
Яңа сити-менеджер белән килешү 2021 елның сентябренә тиклем төзелгән. Сайлаудан соң яңа состав янә Уфа хакимияте башлыгын сайларга тиеш.
Сергей Греков 1968 елда Ишембайда туган. Г. В. Плеханов исемендәге Русия икътисадый академиясен тәмамлаган. “ГазТехРесурс” (Мәскәү), “Пилот” Инновация-җитештерү үзәге” (Уфа) җәмгыятьләрендә җаваплы вазыйфалар башкарган. Бишенче чакырылыш депутаты. Җиде баласы бар.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.