Барлык яңалыклар
Новости
19 гыйнвар 2021, 11:20

Көчле буран турында искәртәләр

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан халкын һава торышының бозылуы турында искәртә

Гражданнарның кесә телефонына 19 гыйнварда республикада урыны белән буран чыгуы һәм җилнең тизлеге секундына 18 метрга тиклем көчәюе турында СМС-хәбәрләр килде.
Русиянең Башкортстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шәхси автотранспортта йөргәндә хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә, рульдә уяу булырга, ерак юлга чыкканда җылы киемнәр, ягулык алырга киңәш бирә. Тизлек режимын, автомобильләр арасында дистанцияне саклау мәҗбүри.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: