Новости
21 Января 2021, 10:50

Эх, хаклар, хаклар

Кызганычка каршы, бәяләр бер урында тормый шул. Кайсылары – арта, кайсылары – төшә

Мәсәлән, бәрәңге бер атнада 4,4 процентка арткан, хәзер аның килограммы уртача 26,54 сумга җиткән.
Ак күчәнле кәбестә һәм балалар өчен яшелчә консервалары 1,9 һәм 1,7 процентка кыйммәтләнгән – бер килограммы 17 һәм 494 сумнан артык.
Башкортстанда майга, онга, кишергә, эшкәртелгән дөгегә, каймакка, кара чәйгә, вермишельгә, ит консерваларына, макаронга, маргаринга, башлы суганга, карабодай ярмасына, сөткә, майлы эремчеккә, дуңгыз итенә, сосискага, сарделькага хаклар 0,1 – 1,4 процентка арткан.
Аның урынына, арыш оныннан һәм арыш-бодай оныннан пешерелгән икмәк, сыер ите, помидор, сарык ите, тоз, туңдырылган балык, шикәр, алма, шоколадлы кәнфитләр, йомырка, колбаса, дары ярмасы 0, 1 –2,1 процентка очсызланган. Ә иң куандырганы – яңа өзелгән кыяр булды. Аның хакы 3,7 процентка очсызланган.
Кишер чәйнәгәнче, кыяр кимерик, җәмәгать. Чөнки, аның витамины да күбрәк, нитраты да...
Габдулла Вафин.
Читайте нас