Новости
22 Января 2021, 05:25

Гараж, фатир һәм "пежо" янган

Соңгы арада районыбызда берничә янгын чыккан

18 гыйнварда Бәләбәй шәһәренең Пивоваренная урамында гараж янган. Сәбәбе – электр үткәргечләренең төзек булмавы. Уттан түбә, түшәм һәм капкалар зыян күргән. Ярый әле хуҗа автомобилен чыгарып өлгәшә.
Шул көнне шәһәребездә тагын бер янгын чыга. Монысында “кызыл әтәч”тән Интернациональ урамындагы өч бүлмәле фатир зыян күрә. Афәт вакытында хуҗа хатын өйдә була, әмма ничек алай качып өлгерә.
Уттан барлык бүлмәләр зыян күргән. Әлеге янгынның да сәбәбе
электр җиһазларының төзексезлеге.
19 гыйнварда иртәнге 9да Приют поселогының Ирек урамында "пежо" автомобиле яна.
Рәсимә Сабитова.
Читайте нас