Анда безне сыйныф җитәкчебез Рәгинә Әхлис кызы Гомәрова каршы алды. Очрашуыбызнең сәбәбе – бергәләшеп төрле кышкы уеннар уйнау, күңел ачу иде. Ике командага бүленгәннән соң, ярыш башланды. Безгә кышкы эстафета үтү, туп белән хоккей уйнау, ”Кыш – җәй“, ”Фейерверк “ уеннары бик ошады. Бер кеше дә читтә тормады, бар да уеннарда актив катнашты.
Ярыш исә, тигез сан белән тәмамланды һәм дуслык җиңде. Көн салкынча булуга карамастан, без өшемәдек, рәхәтләнеп ял иттек.