Барлык яңалыклар
Новости
22 гыйнвар 2021, 19:05

Планны арттырып үтәдек!

Гәзитебезнең чираттагы «урак өсте» – 2021 елның беренче яртыеллыгына «Бәләбәй хәбәрләре»нә язылу кампаниясе тәмамланды

Монысы да, алдагысы кебек үк, авыр заманнарга – коронавирус пандемиясе котырган чорга туры килде, әмма алдыбызга куйган сынауларны бу юлы да Ходай рәхмәте белән җиңеп чыктык – югарыдан куелган планны 170 %ка үтәдек. Әлбәттә, бу барыбызның да уртак җимеше, әмма, шуңа да карамастан, муниципаль район хакимиятенә, «Башкортстан Республикасы» Нәшрият йорты Башкортстан Республикасы дәүләт унитар предприятиесе филиалы генераль директоры Иршат Фазлетдиновка, баш мөхәрриребез Светлана Шириняга, тулы коллективлары белән басмабызны алдыручы Бәләбәй шәһәренең Татар гимназиясенә (директоры Дамир Хәбибрахманов), милләтпәрвәр Нурмөхәммәт абый белән Мәрьям Хөсәеновларга, Илдар хәзрәт Галиевка, таянычым Зәйфә Салиховага, Камил һәм Рәсимә Фазлетдиновларга, Бәләбәй мәктәп-интернатына (директоры Рима Салихова), Башкортстанның көньяк-көнбатыш районара мәшгульлек үзәгенең Бәләбәй филиалына (директоры Реваль Гәлиев), Бәләбәй район үзәк дәваханәсенә (баш табиб Рөстәм Ишмурзин), Тузлыкуш авылы хакимияте башлыгы Ләлә Харисовага, «Урал-Батыр” милли мәдәниятләр үзәге директор урынбасары Илдус Разетдиновка, Хәмит Дәүләтхуҗинга, Галия Әхмәтшинага, Рима Исхаковага, Илгизәр Гыйззәтуллинга, Флүр Яүдингә, Хаҗи Әхмәтҗановка, Ринат Хәҗиевка, Шамил Шәмсетдиновка, Раян Зәкиевка, Розага Габдрахмановага һәм татар милли хәрәкәте активистларына зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Планны үтәү – киләчәктә дә гәзитебез чыгачак дигән сүз. Әмма без 600 данә белән генә тукталып калырга җыенмыйбыз. Исәбебез, киләчәктә «Бәләбәй хәбәрләрен» 1мең данәгә җиткерү. Бер яктан караганда, телебез үлеп барган шушы авыр заманнарда район гәзитен татар телендә 1 мең данә чыгару булмас хәл кебек, ә икенче яктан караганда, районыбызда 23 мең татар яшәвен исәпкә алганда, бу бик аз да әле.
Безнең максатыбыз – киләчәктә тагын да сыйфатлырак гәзит чыгару. Бу уңайдан күп кенә кызыклы фикерләребез дә бар. Менә, мәсәлән, «Аксакалларыбыз» рубрикасы астында хөрмәтле вә олпат затларыбыз турында язмалар бастырырга ниятлибез. Бәләбәй җирлегендә туып-үсеп әле илнең төрле төбәкләрендә яшәүче атаклы шәхесләребезнең дә тормышын яктыртырга исәплибез. Районыбыздагы һәр татар авылына барып, аларның көнкүрешен чагылдырырга уйлыйбыз. Үзегезнең мәхәббәт тарихларыгызны язып җибәрсәгез, «Таһир+Зөһрә» битен дә чыгаруыбызны дәвам итәр идек.
“Бәләбәй хәбәрләре» безнеке генә түгел, ә синең дә гәзит. Шуңа күрә, укучым, әгәр иҗат белән шөгыльләнсәң, бер тартынусыз, безгә аларны җибәрә аласың. Ниндидер проблемалар борчый икән – шалтырат, ярдәм итәргә тырышырбыз. Сөенечләрең белән дә уртаклаш. Янәшәгездә безнең гәзит геройлары булырлык кызыклы кешеләр яши икән – хәбәр ит. Тәкъдимнәреңне дә зур түземсезлек белән көтеп калабыз.
Алдагы санда очрашканга тиклем.
Зур ихтирам белән:
Габдулла Вафин.
Читайте нас: