Барлык яңалыклар
Новости
23 гыйнвар 2021, 20:30

Хөкем карары чыкты

21 гыйнвар Чита хәрби мәхкәмәсе армиядә сигез кешене атып үтергән милләттәшебез Рамил Шәмсетдиновны 24,5 елга хөкем итте

Яшермим, мин аны бик нык кызганам һәм аңлыйм, чөнки үзем дә Совет Армиясендә коточкыч хәлләрне күрдем. (Бу турыда минем “Мәетләр тирләми” исемле әсәремне укый аласыз).
Дөресен әйтәм, Рамил хезмәт иткән җирдә тәртип булса, ул беркайчан да кулына корал алып хезмәттәшләрен атып үтермәс иде. Монысы – факт. Әмма, кызганычка каршы, шул тәртипсезлекләргә юл куйган командирларны түгел, ә Рамилне хөкем иттеләр, менә монысы башыма сыймый, җәмәгать.
Кем белә, бәлки, 24 елдан Рамил иреккә дә чыга алыр әле. Тик, шул арада, егетнең рухы гына сына күрмәсен.
Габдулла Вафин.
Читайте нас: