Ял көннәрендә республика юлларына юл-патруль хезмәтенең өстәмә экипажлары чыга.
«Тәҗрибә күрсәтүенчә, искәртү чараларын үткәрү юлдагы хәлләрдә уңай чагылыш таба, исерек, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган водительләрне транспорт агымына кертмәскә ярдәм итә», – диде Динар Гыйлметдинов.
Әйткәндәй, юл полицейскийлары яңа ел алдыннан да мондый чаралар үткәрде һәм водительләр, шул исәптән җәяүлеләр арасында дистәләрчә кагыйдә бозу очракларын ачыклады.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.