Аның әйтүенчә, чиста һава теләсә нинди вируслы авыруларга (шул исәптән Covid-19 коронавирусына да) бирешүчәнлекне киметә.
«Чиста һава теге яки бу авыруга бирешүчәнлеккә йогынты ясый, ул никадәр пычраграк булса, безнең сулыш юлларының да теләсә нинди вируслы инфекциягә, шул исәптән коронавируска да бирешүчәнлеге арта», – дип искәртте табиб.
Белгеч сүзләренчә, коронавирус йоктыру куркынычын тәүлек дәвамында, шул исәптән йоклаган вакытта да чиста һава сулау мөмкинлеген тәэмин иткән очракта киметергә мөмкин.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.