Миңа ике группада уку бәхете тиде. (Армиягә кадәр һәм армиядән соң). Һәрберсендә, Камил абый Дәүләтшин әйтмешли, егерме кыз һәм ике-өч «кеше».
Эх, шул чакларга кайтып килергә. Амбицияләр, кесә тулы борчак, ә билдә пычак.
Кем белә, бәлки, киләчәктә Вакыт машинасы уйлап тапсалар, университетның тулай торакларын урап килермен әле. Ишекләрегезне тибеп кенә ачармын да, «Саумы, сабакташ», – дип битләрегездән әп итеп алырмын һәм үземнең XXI гасырыма кайтып китәрмен.