Җылылык өчен түләүләр хакының шактый артуы Уфа халкында ризасызлык тудырган иде. Бу Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка да билгеле булды.
Моннан алда «Уфа инженер челтәрләре» предприятиесе декабрь өчен түләү ноябрьнекеннән 42 % күбрәк булса, җылыту өчен хакны яңадан исәпләргә әзер булуын раслады.
«Без «Уфа инженер челтәрләре» белән түләүләрне оештыру турында килешүгә өлгәштек. Гаризалар 26 гыйнвардан кабул ителә. Халык февраль квитанцияларендә акчаны кире кайтаруны күрә ала», – дип билгеләде Сергей Греков.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.