Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров дүртенче тапкыр әти булды.
«Башинформ» агентлыгы комментарий бирүләрен сорап республика Башлыгының матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать иткән. Анда Радий Хәбировның улы дөньяга килүе турындагы мәгълүматны раслаганнар. Ана һәм бала үзләрен яхшы хис итә.
Хәбировлар өч малай тәрбияли. 56 яшьлек Радий Хәбиров өчен әлеге сабый дүртенче бала булды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.