Барлык яңалыклар
Новости
26 гыйнвар 2021, 19:15

Югалды, югалды, машиналар югалды

Бездә, авызыңны ачып йөрсәң, машинаңны да алып китәләр икән

21 гыйнварда ВАЗ-2115 автомобилен урлау турында хәбәр килгән. Соңрак ачыкланганча, автомобиль хуҗасы һәм аның элеккеге сөяркәсе арасында ызгыш булган, шуннан соң 41 яшьлек хатын руль артына утырган һәм билгесез юнәлештә китеп барган. Икенче көнне автомобиль Туймазы районында табылган.
23 гыйнварда, тагын бер җинаять эшләнә: кич белән берәү ачкычын кабызу йозагында калдыра да, эш белән каядыр китә. Шул вакытта икенче ир-ат кафедан чыгып, такси чакыртырга тырыша, аннан янәшәдә торган буш машинаны күрә һәм эченә кереп утыра. Ул автомобиль хуҗасын көтеп тормастан, машина йөртүче креслосына күчеп, өенә кайтып киткән.
Ике кешегә карата да Русия Федерациясе Җинаять кодексының 166 маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Рәсимә Сабитова.
Читайте нас: