Назар Нәҗми (тулы исеме – Хәбибназар Нәҗметдин улы Нәҗметдинов) Уфа губернасы Бөре өязе Минеште авылында туган.
Авылында җиде еллык мәктәпне тәмамлагач, Уфада рабфакта укый. 1938 елда педагогия институтына укырга керә. Өченче курстан, 1941 елда, Бөек Ватан сугышына китә. Күрсәткән батырлыклары өчен ике тапкыр II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.
Сугыштан кайткач Уфада редакцияләрдә эшли. 1962–1969 елларда – Башкортстан Язучылар берлеге рәисе була.
РСФСР дәүләт премиясе һәм республиканың Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе (1972) лауреаты. 1993 елда аңа Башкортстанның халык шагыйре исеме бирелде.
Назар Нәҗми 1999 елның 6 сентябрендә Уфада вафат була.
Һәр телнең бар Туган иле.
Кызлар кебек шат чырайлы,
Халкың кебек уңган да син,
Гайрәтле син, татар теле.
Үлмәдең син, калдың тере.
Яндың да син, туңдың да син,
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Булмадың син, татар теле.
Әй син, батыр татар теле!