Биш ел элек «Туган як» һәм башка җырлары белән тамашачының мәхәббәтен яулаган Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахова 37 яшендә фаҗигале төстә вафат булды.
Ул бик популяр иде. Аның җырларын, хәтта, бүтән (славян) милләте кешеләре дә яратып тыңлыйлар иде.
Вәсилә Фәттахова Уфада Көньяк зиратның «Дан аллеясы»нда җирләнде. 2017 елның сентябрендә аның каберендә һәйкәл куелды.