Барлык яңалыклар
Новости
28 гыйнвар 2021, 20:20

Башкортстанга COVID-19 белән авырган пациентларга бушка дарулар өчен 66,9 миллион сум бүленде

Башкортстанга COVID-19 белән авырган пациентларны бушка дарулар белән тәэмин итү өчен Русия хөкүмәтенең резерв фондыннан тагы 66,9 миллион сум бүленде

Ил төбәкләре арасында акчаны бүлү турында боерыкка хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин кул куйды. Субъектлар арасында барысы 2,7 миллиард сум бүленә.
Бушка препаратлар амбулатор дәваланган пациентларга бирелә. Дарулар исемлеге федераль кимәлдә расланган. Җыелмада антибиотиклар, вируска каршы, температураны төшерә торган һәм башка препаратлар бар.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: